news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдән махсус операция хәрбиләренә 22 тонна гуманитар йөк җибәрделәр

Бөгелмәдән махсус операция хәрбиләренә 22 тонна гуманитар йөк җибәрделәр

Бүген Бөгелмәдән Донецк Халык Республикасы һәм Татарстанга шефлык иткән Рубежный шәһәре халкы өчен гуманитар йөк төялгән ике фура җибәрелде. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган, анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов катнаша.

Фуралар бортында - 22 тонна йөк: Нива автомобильләре, квадрокоптерлар, мотоцикллар, төзелеш материаллары, радиостанцияләр, генераторлар, покрышкалар, бензопилалар, моноколеслар, үзләре җитештергән мичләр.

Моннан тыш, гуманитар ярдәм составында исемле посылкалар җибәрелгән.

Йөк хәрбиләргә дә, җирле халыкка да ярдәм итүгә исәпләнгән. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм традициягә әйләнде һәм даими үткәрелә.

Фото: Бөгелмә районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot