Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдәге тулай торакта чыккан янгыннан соң ике бала хастаханәгә эләккән
3 декабрь иртәсендә Бөгелмә шәһәренең Чайковский урамындагы тулай торак бүлмәсендә янгын чыккан. Янгын вакытында бүлмәдә өч бала булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган ике бала дәвалау учреждениесенә озатылган, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу булган.
Һәлакәт урынына Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Илһам Маликов барган. Процессуаль тикшерү оештырылган, янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз