news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә заводта кран төшкән

Бөгелмәдә механика заводында бәхетсезлек очрагы булды.

ТР прокуратурасы мәгълүматы буенча, көндез эш вакытында кран төшкән, һәм 63 яшьлек хатын‑кыз кабинадан егылып төшкән. Хатын-кыз җәрәхәтләр алган.

Һәлакәт урынына шәһәр прокуроры Ришат Шакиров килгән. Хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot