Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә яшәүче ике кеше фатирда сөрем газыннан зыян күргән
Узган төнне Бөгелмәдә сөрем газы белән агулану очрагы булды. Толстой урамындагы 1 нче йортта яшәүче ике кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларга госпитализация кирәк булмаган, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Белгечләр ачык тәрәзәләрдә тарту көче барлыгын, ә ябык тәрәзәләрдә кире тарту барлыкка килүен ачыклаганнар. Шул ук вакытта өйдә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү ике ай элек кенә башкарылган.
Татарстанның торак инспекциясе идарәче компания һәм газ хезмәте эшен тикшерә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз