news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә яшәүче әби махсус операция зонасындагы хәрбиләргә УАЗ автомобиле җибәрде

Бөгелмәдә яшәүче әби махсус операция зонасындагы хәрбиләргә УАЗ автомобиле җибәрде
"Бөгелмә" газетасы

Бөгелмәдә яшәүче пенсионер хатын-кыз махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм күрсәтергә булган. Бүген Тая әби ил сакчыларына УАЗ-39094 «Фермер» автомобилен тапшырды. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

Ул бу гамәлен Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән солдатларга рәхмәт әйтергә, аларны искә алырга һәм бүген илне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итәргә теләве белән аңлатты.

Искәртеп узабыз, Бөгелмә районы халкы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрүдә актив катнаша. Әйтик, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмәдән махсус операция зонасына 1 миллион сумлык ике тоннага якын гуманитар ярдәм озатканнар. Солдатлар җылы киемнәр, азык-төлек, генератор, бензин пычкысы, рация, тимер мич кебек әйберләр алган.

Бөгелмәдә ел башыннан бирле хәрбиләргә гомуми авырлыгы 66,5 тонна тәшкил иткән 27,3 миллион сумлык 22 партия гуманитар ярдәм җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot