Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә «Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядәгеләргә хат язды
Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус хәрби операция: тарих һәм хәзерге заман» темасына дәрес үткәрелде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Дәрестә хезмәт алучылар да, учреждение хезмәткәрләре дә катнашты. Җыелучылар махсус хәрби операциянең сәбәпләре турында объектив мәгълүмат алдылар, шулай ук махсус хәрби операция уздыруның беренче көннәреннән үк югары фидакарьлек һәм профессионализм күрсәткән ватандашларыбызның батырлыклары турында белделәр.
Чарада катнашучылар элемтә сызыгында булган солдатларга ярдәм һәм рәхмәт хатлары яздылар. Бу үз гражданлык позициясен чагылдыруда мөһим адым булды.
Мондый чараларны үткәрү ватанпәрвәрлек рухын күтәрә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, шулай ук тарихи хәтерне сакларга һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә, дип ышана оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз