news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яңа уңыштан беренче икмәкне пешерделәр

Бөгелмәдә яңа уңыштан беренче икмәкне пешерделәр
Фото ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

Яңа каравайны эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов «Төньяк Нива Татарстан» ҖЧҖнең җитештерү хуҗалыгы директоры Илдар Шәйхетдиновка тәкъдим итте. Традиция буенча беренче икмәк башкалардан алданрак урып-җыюны төгәлләгән хуҗалыкка тапшырыла. Компания моны беренче булып эшләде, өстәвенә иң югары күрсәткеч ирешкән, гектардан 26,8 центнер ашлык чыккан.

«Мин авыл халкына катлаулы һәм бик мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм! - диде Фәнис Мөхәммәтов.

Бүгенге көндә Бөгелмә районы игенчеләре сезонлы кыр эшләрен төгәлләп киләләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев сүзләренчә, урып-җыю кампаниясе 20 июльдә башланган. Анда 73 ашлык җыю комбайны катнашты. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 27 мең гектардан артык мәйданда суктырылган. 56 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 20,2 центнер тәшкил итә.

«2023 ел аграрийлар өчен җиңел булмады. Республиканың көнчыгыш өлешендә язгы кырау, җәйге эсселек һәм корылык булды. Шуңа да карамастан, узган елларда без авыл хуҗалыгы җирләрен чәчүгә әзерләүдә гаять зур потенциал тупладык, һәр җәй нәтиҗәле үтсен, ә туфракка кертелгән ашламаларның теләсә нинди өлеше үз нәтиҗәсен бирсен өчен технологик алымнар белән эшләргә өйрәндек», - дип билгеләп үтте Илдар Исмәгыйлев.

2024 ел уңышы өчен 14 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчелде, бу бөртекле культураларның гомуми мәйданының 47 проценты була. Бер баш шартлы терлеккә 33,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу күрсәткеч буенча район республикада беренче урында тора. Бәрәңге һәм техник культуралар җыю дәвам итә. Бу атнада игенчеләр көнбагыш җыюга керешәчәк.

Фото: © Фото ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100