Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә яңа идарәче компания эшли башлады: директор билгеләнде, команда формалаштырылды
1 марттан Бөгелмәдә шәһәрнең торак фондына хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен оештырылган «Минем Бөгелмә» идарәче компаниясе эшли башлады. Бөгелмә мэры Дамир Фәттахов оешманың директоры билгеләнү турында хәбәр итте.
Компаниянең җитәкчесе итеп торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәсе булган белгеч Илья Ковалев билгеләнгән.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, яңа директор алдына профессиональ команда формалаштыру, системалы эшне җайга салу һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту бурычы куелган.
Компаниянең эшчәнлеген башлап җибәрүгә әзерлек берничә ай дәвам иткән. Беренче этапта банкротлык яки лицензияләрне алу нәтиҗәсендә идарәче оешмаларсыз калган күпфатирлы йортларны тапшыру эше башкарачак. «Луч» идарәче компаниясенең йортларын тапшыру өчен ачык конкурс үткәрелгән. Кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң, ай дәвамында йортлар муниципаль компания идарәсенә тапшырылачак.

«Минем Бөгелмә» эшчәнлекнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә һәм халык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә ниятләвен белдерде. Халыкны 3 марттан Шашин, 3а адресында урнашкан офиста һәм +7 (917) 913-72-50 телефон номеры аша кабул итәләр.
«Яңа идарәче компаниянең эшен игътибар белән күзәтеп торачакбыз», – дип ассызыклады шәһәр мэры.
Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз