Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бөгелмәнең «Хәтер» Сугышчан Дан Залында махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов шәһәр җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде. Тантанада шулай ук протоиерей Евгений Романов, имам-хатыйб Баязит Раупов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Аношин һәм Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Батырлык орденнары белән (үлгәннән соң) рядовой Валерий Блинов, рядовой Илнур Вәлиев һәм рядовой Олег Панарин бүләкләнде. Бүләкләр аларның якыннарына тапшырылды.
«Батырлык өчен» медале белән (үлгәннән соң) ефрейтор Владимир Галицкий бүләкләнде. Медальне аның гаиләсенә тапшырдылар.
Шулай ук «За отвагу» медальләре белән бүләкләүгә тәкъдим итү вакытында сафта булган, әмма соңыннан һәлак булган хәрби хезмәткәрләр билгеләнде. Бу кече сержант Александр Малахов һәм рядовой Роман Мөхәммәтҗанов. Бүләкләр аларның туганнарына тапшырылды.
Тантана барышында гамәлдәге хәрби хезмәткәр-рядовой Василий Григоров та билгеләп үтелде. Аңа тантаналы шартларда Суворов медале тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз