Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә хәрби югары уку йортлары курсантлары белән профориентацион очрашулар узды
Бөгелмәдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Шундый һөнәр бар — Ватанны яклаучы» акциясе узды. Очрашуларда «Хәрби матди-техник тәэмин итү академиясе» (Санкт-Петербург шәһәре) курсанты С.Родионов һәм «Профессор Н.Е.Жуковский һәм Ю.А.Гагарин» уку йорты (Сызрань шәһәре) курсанты Д.Глотов катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итте.
Очрашулар Бөгелмә машина төзелеше техникумында, Бөгелмә аграр көллиятендә һәм 5нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган.
Курсантлар чыгарылыш сыйныф укучыларына офицер һөнәренең өстенлекләре, хәрбиләр өчен ташламалар, шулай ук РФ Саклану министрлыгы югары уку йортларына керү тәртибе һәм кагыйдәләре турында җентекләп сөйләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз