news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә хәрби гаиләсендә туган баланы әнисе белән хастаханәдән чыгардылар

Бөгелмәдә хәрби гаиләсендә туган баланы әнисе белән хастаханәдән чыгардылар
Фото: https://bugulma-tat.ru/

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә бурычын үтәүче хәрби хезмәткәр Олег һәм аның хатыны Виктория икенче тапкыр әти-әни булды. Ана белән сабыйны Бөгелмә хастаханәсеннән чыгардылар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Гаиләне шатлыклы вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, эшмәкәрләр Светлана һәм Андрей Куркиннар котлады, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Беренче дәүләт документын — туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элла Демченко тапшырды.

Яңа туган Мирославага сәламәт, нык һәм бәхетле булып үсүен теләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot