news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә хаҗга баручыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов мөселманнарга йолаларны үтәү буенча үгет-нәсихәтләрен бирде, төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды, шулай ук хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.

2023 елда республикадан хаҗга «ТР мөселманнары Диния нәзарәте» ҖЧҖнең рәсми хаҗ-операторы программасы буенча барлыгы 1800 кеше бара. Быел Бөгелмәдән 8 кеше хаҗ кылырга әзерләнә.

Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы белән хаҗ кылырга җыенучылар өчен дәрес үткәрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100