news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә Volkswagen һәм Jetour автомобильләре бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Бөгелмәдә Volkswagen һәм Jetour автомобильләре бәрелешкән. Volkswagen йөртүчесе хастаханәдә.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Бөгелмә – Әлмәт трассасында, Бөгелмәдән чыккан урында булган. Зыян күргән автомобиль юл уртасында торган, янәшәдә машина детальләре чәчелеп яткан.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте Jetour автомобиле белән идарә иткән 53 яшьлек ир-ат артык зур тизлек белән бару һәм идарәне югалту сәбәпле килеп чыккан. Автомобиль 43 яшьлек ир-ат идарә иткән Volkswagen машинасына бәрелгән. Якынча мәгълүматларга караганда, Jetour хуҗасы исерек булган.

Volkswagen йөртүчесе хастаханәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot