Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә төзелеш мәйданчыгында 19 яшьлек эшче үлгәннән соң җинаять эше ачылды
Бөгелмәдә төзелеш мәйданчыгында 19 яшьлек эшче үлгәннән соң «Төзелеш эшләрен алып барган вакытта иминлек кагыйдәләрен бозу, аның саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүе» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Аны тикшерү барышын Бөгелмә шәһәр прокуратурасы контрольдә тота.
«Татар-информ» агентлыгы 19 яшьлек егетнең, транспорт чарасы кабинасыннан егылып төшеп, тәгәрмәч астында калуы хакында язган иде. Фаҗига 16.00 сәгатьтә Нефтьчеләр урамында урнашкан «Стройбарс» компаниясе территориясендә булган.
Фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен урынга Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Салават Гарипов килгән. Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз