news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Тимур Сөләйманов катнашында «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышлау булды

Бөгелмәдә Тимур Сөләйманов катнашында «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышлау булды
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмәдә «Беренчеләр хәрәкәте«нә багышлау тантанасы булды. Чарада Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, Татарстан Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илһам Сәгыйтов катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Тимур Сөләйманов балаларга үгет-нәсихәтләр белән мөрәҗәгать итте. Ул «Беренчеләр хәрәкәте»н яхшы дулкын дип атады.

«Хәрәкәткә керү безгә яңа дуслар табарга, яхшы остазлар табарга ярдәм итәчәк. Ике-өч елдан соң сез үзегезгә ияргән һәм хәрәкәткә ышанган кешеләр өчен остазлар булачаксыз. Без сезнең өчен хәрәкәтнең файдалы булуын бик телибез! - диде ул.

Укытучылар командаларында балалар хәрәкәтнең кыйммәтләрен һәм миссиясен уртаклашырга, кечеләргә үрнәк һәм өлкәннәргә таяныч булырга, белемгә һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт күрсәтүгә омтылып үсәргә, буыннар хәтерен сакларга, яраткан Ватаныбыз һәм бөтен җәмгыять файдасына көч түгәргә, эшләргә һәм төзергә батырчылык итәргә вәгъдә иттеләр.

Катнашучыларга тантаналы рәвештә хәрәкәт символлары — бердәмлек һәм дуслыкны белдерүче күкрәк билгеләре һәм беләзекләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100