news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды

Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәчетләре командалары арасында мини-футбол буенча республика турниры узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елына багышланган иде. Ярышлар Бөгелмә шәһәренең «Гәүһәр» мәчете территориясендә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирда катнашу өчен, Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара шәһәрләреннән, Татарстан Республикасының Чирмешән, Ютазы һәм Саба районнарыннан, Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәреннән 19 команда заявка бирде.

Чарада мөхтәрәм кунаклардан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Фәттахов, Татарстан Мөфтие киңәшчесе Илдар Баязитов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин һ.б. чыгыш ясады.

Мини-футбол буенча турнир билгеләнгән кагыйдәләргә туры китереп үткәрелде. Барлыгы 18 команда катнашты. Чирек финалга Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Түбән Кама, Нефтекама һәм Кукмара командалары чыкты.

Ярышларның финалында иң көчле дүрт команда призлы урыннар өчен көч сынашты. Беренче урынны – Түбән Кама шәһәре командасы, икенче урынны Кукмара районы вәкилләре, өченче урынны – Нефтекама шәһәре (Башкортстан Республикасы) командасы, дүртенче урынны Бөгелмә шәһәре уенчылары яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot