news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре командалары арасында мини-футбол буенча матч турниры узачак

2026 елның 8 августында Бөгелмәдә мини-футбол буенча Татарстан мәчетләре арасында Бөгелмә шәһәре һәм районы башлыгы кубогына матч турниры узачак. Ярышларны Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Турнирның максатлары һәм бурычлары – мөселманнарны активлыкка тарту, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү һәм ныгыту, физик культураны һәм спортны пропагандалау.

Ярышларда Татарстан Республикасы мәчетләренең җыелма командалары катнаша ала. Ярышлар «Гәүһәр» мәчетенең футбол кырында мини-футбол кагыйдәләре буенча узачак, жирәбә салу 09:00 сәгатьтә башлана.

Турнирда җиңүче команда – кубок һәм 1 нче дәрәҗә диплом, ә алдынгы урыннар яулаган командалар призлар һәм дипломнар белән бүләкләнә.

2025 елда турнирда 18 команда катнашты. Чирекфиналга Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Түбән Кама, Нефтекама һәм Кукмара командалары чыкты. Беренче урынны – Түбән Кама шәһәре командасы, икенче урынны Кукмара районы вәкилләре, өченче урынны – Нефтекама шәһәре (Башкортостан Республикасы) командасы, дүртенче урынны Бөгелмә шәһәре уенчылары яулады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot