Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча республика турниры узды
8 августта Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчете территориясендә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы башлыгы Кубогына Татарстан Республикасы мәчетләре командалары арасында мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган республика турниры узды. Ярышларны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Ярышларда 19 команда катнашты – Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара, Бөгелмә, шулай ук Саба, Арча һәм Теләче районнарыннан, Кама Аланы бистәсеннән, Әлмәт районының Колшәрип авылыннан һәм Бөгелмәнең «Бәдер» мәчетеннән командалар килде.
Турнир йомгаклары буенча беренче урынны Кукмара районы командасы яулады, икенче урында – Әлмәт районының Колшәрип авылы командасы, өченче урында – Түбән Кама командасы, дүртенче урында – Бөгелмә командасы.
Шәхси номинацияләрдә билгеләп үтелде:
• иң яхшы капкачы – Нуруллин Гадел, «Бәдер» командасы (Бөгелмә);
• иң яхшы һөҗүмче – Юзмиев Ибраһим (Түбән Кама);
• иң яхшы сакчы – Мостафин Рәмзил (Кукмара районы);
• иң яхшы уенчы – Закиров Әмир (Колшәрип авылы).
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз