news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә татар яулыгы бәйрәме үткәрделәр

Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәгендә яулык бәйрәме үткәрелде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Чара кунаклары аксессуар тарихын, аның орнаментларын өйрәнде һәм бу баш киеме бәйләү традицияләрен искә төшерде.

«Татар яулыгы — чын мәгънәсендә үзенчәлекле. Ул сурәткә нәфислек һәм ачыклык өсти, аны гадәти булмаган итә. Борынгы заманнардан хатын-кызлар яулык бәйләгән, һәм алар бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала. Яулык җылылыкны саклый, сәламәтлек, яхшы кәеф бүләк итә, көтелгән бүләк булып тора. Бу баш киеме генә түгел, ә мәхәббәт һәм матурлык символы», – диелә район газетасы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot