news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә «Сәламәт әни – сәламәт бала!» акциясе узды

Бөгелмәдә «Сәламәт әни – сәламәт бала!» акциясе узды
Фото: «Бөгелмә авазы»

Бөгелмә муниципаль районының 2нче номерлы лицееның «СМС-дети» мәктәп отряды Әниләр көне уңаеннан «Сәламәт әни — сәламәт бала!» дигән акциясе үткәрде. Чара «#БЕЗБЕРГӘ — Игелекле эшләр ае» республика проекты кысаларында оештырылды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Отрядта катнашучылар гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган тематик брошюралар әзерләгән. Акция барышында катнашучыларга тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклы матдәләр куллануның зыяны турында викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителгән.

Акциядә катнашучыларның кулларына кояш, шатлык, иҗади энергия һәм нәсел дәвамы символы булган кызгылт-сары тасмалар бәйләгәннәр.

Фото: «Бөгелмә авазы»

news_right_1
news_right_2
news_bot