news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары сменасы азан бәйгесе белән тәмамланды

Бөгелмәдә «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары сменасы азан бәйгесе белән тәмамланды
Фото: Бөгелмә мөхтәсибәте

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә малайлар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курсларының җәйге сменасы тәмамланды. 30 бала әхлак турында лекцияләр тыңлады, саф һавада хәрәкәтле уеннарда катнашты. Курсларны Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар тәмамланганда катнашучылар арасында азан бәйгесе узды. Бәйге башланыр алдыннан балалар азанның фазыйләтләре хакында үгет-нәсыйхәтләр алды. Азан татар макаме белән әйтелде.

Өлкән яшь төркемендә җиңүчеләр:

1нче урын – Мәһдиев Ибраһим,

2нче урын – Ишмиев Кәрим,

3нче урын – Ишмиев Ильяс.

Икенче яшь төркемендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1нче урын – Наботов Исмәгыйль,

2нче урын – Мәһдиев Исмәгыйль,

3нче урын – Хөсәенов Гомәр.

Бәйге призерларына кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Чара ахырында барлык балаларга да бүләкләр бирелде. Алар киләсе каникулларда да кабат очрашырга теләк белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot