news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Саклану министрлыгы белән контракт төзегән 10 ир-егетне озаттылар

Бүген Бөгелмәдә иреклеләрнең яңа төркемен контракт нигезендә хезмәткә озату тантанасы булды. Туган илне якларга карар кылган ун ир-егетне район хәрби комиссариаты территориясендә озаттылар.

Булачак хәрбиләрне озату тантанасына ир-егетләрнең туганнары, якыннары, дуслары килде. Егетләргә юл теләкләре белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, имам-хәзрәт Баязит Рәүпов һәм протоиерей Евгений Романов мөрәҗәгать итте.

Тантана барышында Фәнис Мөхәммәтов Бөгелмәдә яшәүче берничә кешегә «БАРС» отряды командирыннан «Фронтка ярдәм өчен» медален тапшырды.

Бүләкләр хәрби хезмәткәрләргә риясыз булышкан, шәхсән катнашкан һәм гуманитар ярдәм күрсәткән өчен тапшырылды.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100