Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Үзәк сайлау комиссиясе семинары узды
Бөгелмәдә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы районара белем бирү семинары узды, анда Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарыннан территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары – барлыгы 300дән артык кеше катнашты. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары өчен масштаблы белем бирү программасының дәвам итүе турында хәбәр итте.
«Бердәм тавыш бирү көне алдыннан комиссия әгъзаларының кәефе күтәренке. Коллегаларның мотивациясе югары дәрәҗәдә булуы сөендерә, сайлаулар канунның барлык таләпләре нигезендә оештырыла», - дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.
Татарстан районнарында беренче мәртәбә белем бирү чаралары өчен махсус әзерләнгән видеороликлар кулланылды. Аларны ТР Үзәк сайлау комиссиясе программасы кураторы Валентина Каменькова һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Экспертлар советы рәисе Роман Беляков тәкъдим итте. Комиссия әгъзаларының сайлауларны әзерләү һәм уздыруның барлык этапларындагы гамәлләре, шулай ук сайлау законнарына бәйле яңалыклар игътибар үзәгендә булды.
Семинарлар сериясе Биектау һәм Яшел Үзән районнарында дәвам итәчәк.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз