news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә Сабан туенда беренче тапкыр ат өстендә көрәш ярышлары була

ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Бөгелмә Сабан туенда беренче тапкыр «Аударыш» ат өстендә көрәш ярышлары була. Борынгы традиция Бөгелмә районында яңа гына торгызыла. Бу шактый катлаулы көрәш, чөнки җайдак көчле булу белән беррәттән, иярдә утыра да белергә тиеш, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә.

Бөгелмә мәйданында Сабан туе 10 июньдә була. Иртәдән бәйрәм кунаклары Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган күргәзмә белән таныша, шулай ук Бөгелмә районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныша ала. Алар арасында рус, татар, чуваш, үзбәк, азәрбайҗан, мордва, башкорт һәм башкалар бар.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң спорт ярышлары башлана, ипподромда төрле нәселле атлар чабышы була. Ярышларда катнашучылар һәм көрәш батырлары бүләкләнәчәк.

Бәйрәмдә шулай ук язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясала, чәчү батырларын, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм фермерларын бүләкләү көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot