Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Россиянең хәрби уку йортларына курсантлар җыю эшләре бара

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Кадетлар, өлкән сыйныф укучылары һәм җирле уку йортлары студентлары армия генералы А.В.Хрулев исемендәге матди-техник тәэмин итү хәрби академиясе вәкилләре һәм Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов белән очраштылар.
Офицер һәм академия укучылары яшь бөгелмәлеләргә офицер һөнәрен сайлауның өстенлекләре, хәрби уку йортына керү тәртибе, кабул итү кагыйдәләре һәм уку үзенчәлекләре, курсантлар өчен ташламалар һәм өстенлекләр турында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз