news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Россия космонавты Сергей Рыжиков балаларга паспортлар тапшырды

Бөгелмәдә Россия космонавты Сергей Рыжиков балаларга паспортлар тапшырды
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмәнең «Хәтер» хәрби дан залында 14 яшькә җиткән укучыларга паспорт тапшыру тантанасы булды. Тантанага 13 укучы чакырылган. Алар – уку отличнигы, конкурсларда, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сыйныфның һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар.

Аларга Россия Федерациясенең һәр гражданы тормышындагы төп документны Бөгелмәдә туган, Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Рыжиков һәм шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова тапшырды. Чара космонавтика көненә – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланды.Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Паспорт алучыларны үз тормышларында мөһим вакыйга белән котладылар һәм үз илләренең гражданины исемен лаеклы йөртүләрен, яхшы укуларын, тормышта дөрес юл сайлауларын һәм билгеләнгән максатларга ирешүләрен теләделәр. Егет һәм кызларга шулай ук Россия Конституциясе һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшьләр тантаналы шартларда ант сүзләрен әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100