Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә район башкарма комитетының яңа җитәкчесен сайладылар
Бүген Бөгелмә муниципаль районы советының дүртенче сессиясендә депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен раслады.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.

Конкурс комиссиясе ике кандидатураны – Руслан Мәсәлимов белән Илфар Кәримовны тәкъдим итте. Алар депутатлар каршында Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Руслан Мәсәлимовны хуплады.
Яңа сайланган җитәкче депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул муниципалитет файдасына нәтиҗәле эшләү өчен барлык көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен кулланачагын ассызыклады.

Моннан тыш, сессия көн тәртибе кысаларында депутатлар республика законнарындагы үзгәрешләр нигезендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең яңартылган составын раслады. Комиссияне Дамир Фәттахов җитәкләячәк.
Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз