news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә полиция Кыш бабае авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны котлады

Бөгелмәдә полиция Кыш бабае авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны котлады
Фото: http://bugulma-tatarstan.ru/

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар Кызы булып киенеп, кечкенә бөгелмәлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Һәр ел саен иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә буенча хезмәткәрләре әкият персонажлары костюмнары киеп «Полиция Кыш бабае» акциясе кысаларында, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны котлыйлар.

Балалар Яңа ел шигырьләрен сөйләде һәм татлы бүләкләр алды. Һәр бала Яңа ел персонажлары белән рәхәтләнеп фотога төште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100