Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә өлкән сыйныф укучылары ялга кайткан хәрби белән очрашты
Бөгелмәдә Яшьләр сараенда өлкән сыйныф укучылары махсус хәрби операция зонасында катнашучы Венер Батталов белән очрашты. Батальон командиры урынбасары укучыларга хәрби тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Укучылар хәрбигә бик күп сораулар бирделәр. Венер Батталов егетләрнең сорауларына җавап бирде, һәр Ватанны саклаучыга кирәкле төп сыйфатлар: дисциплина, батырлык, сабырлык һәм җаваплылык хисе турында сөйләде.
Очрашу яшьләрнең заманча хәрби эш турында белем офыкларын киңәйтеп кенә калмады, үзендә иң яхшы сыйфатларны үстерергә омтылуга да этәрде.
Чарада катнашучылар Венер Батталовка һәм аның тормыш иптәше Наилә Батталовага яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм мондый мөһим әңгәмәнең бер өлеше булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз