Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә өлкән буын кешеләре мастер-класста 2026 ел символын ясады
Воровский урамындагы пенсия һәм социаль иминият фондында өлкән буын вәкилләре өчен җирле остаз Антонина Логинова белән иҗади дәрес узды. Бөгелмәлеләр аның җитәкчелегендә фетрдан ат әзерләгәннәр. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Башта алып баручы катнашучыларга өлгеләрне ничек ясарга икәнен сөйләде, һәркайсына үз аты өчен төсләр гаммасын сайларга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә киләсе ел символы кызыл гына түгел, ак, көрән дә булып чыкты.
Кул эшләре осталарының әзер уенчыкларын элмәк белән тулыландырганнар, атны брелок яки чыршы бизәге итеп кулланырга мөмкин.
Мондый очрашулар халыкны берләштерә, актив һәм кызыклы ял оештыруга ярдәм итә. Катнашучылар бер-берсе белән аралашудан һәм яңалыкка өйрәтү процессыннан бик күп уңай эмоцияләр ала, — дип билгелиләр үзәк белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз