Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды
Бөгелмәдә Воровский урамында, 43 йортта өлкән буын аралашу үзәге ачылды. Россия Социаль фонды клиент хезмәтләре базасында мондый үзәкләр Арча, Азнакай, Буа, Баулы, Урыссу, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Чаллыда бар инде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.
Аны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, Россия Социаль фондының Татарстан буенча Бөгелмә районындагы бүлегенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Елена Игнатьева, Бөгелмә районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Казанова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Андреева, пенсионерлар берлеге һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты.
Көмеш яшьтәге бөгелмәлеләр өчен музыкаль чыгышны социаль Фонд бүлекчәсе хезмәткәрләренең балалары әзерләде. Алар шигырьләр укыды, җырлар башкарды, баянда уйнады. Чара җылы, дустанә атмосферада узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Үзәкләрнең социаль миссиясе — өлкән буын кешеләренең ялын кайгырту һәм игътибар атмосферасы тудыру, тормыш ритмын һәм аңа кызыксынуны саклап калу, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачу өчен оештыру. Үзәктә компьютер һәм финанс белеме буенча дәресләр, сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер буенча лекцияләр, кул эшләре буенча мастер-класслар, әвәлеп ясау һәм башка кызыклы чаралар үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз