Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә объектларны капиталь ремонтлауга 770 млн сум акча бүлеп бирелгән
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов һәм Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов районда эш барышын тикшерде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Бөгелмәдә үзәк район хастаханәсендә, 6, 8 һәм 18нче мәктәпләрдә, 31нче «Аленушка» балалар бакчасында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, һөнәри-педагогика көллиятенең уку корпусында, хәрби комиссариат бинасында капиталь ремонт бара. Шулай ук Карабашның «Нефтьче» спорт комплексында да эшләр дәвам итә.
Капиталь ремонтка республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең районга 770 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте Дамир Фәттахов Телеграм-каналында.
«Барлык объектлар буенча да темплар бик яхшы һәм сыйфат шулай ук сораулар тудырмый. Иң мөһиме — даими контроль бар: Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән мондый йөрүләр сыйфатны да, срокларны да тәэмин итәргә ярдәм итә», — диде Дамир Фәттахов.
«Киләсе ел капремонтлары буенча тулы комплекслы ясауны таләп итәм. Кайдадыр түбә, кайдадыр стеналарны ямарга түгел, ә аннары яңадан кире әйләнеп кайтмас өчен шунда ук барысын да эшләргә. Әйе, бу бер үк вакытта акчаны күбрәк таләп итә, тик бу тәгаен моңа тора. Бу хакта безнең объектлар капиталь ремонт программаларына керәчәк министрлыклар һәм ведомстволар белән килешенәчәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз