Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә миллион сумлык алимент бурычы булган хатынга төзәтү эшләре җәзасы билгеләгәннәр
Бөгелмәдә суд алимент түләмичә качып йөргән хатын-кызга җәза билгеләгән. Аның бурычы 1 миллион сумнан артып киткән.
«Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хатын-кыз берничә ел дәвамында алимент түләмәгән, рәсми рәвештә эшләмәгән, гел яшәү урынын алмаштырып торган һәм җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып барган. Шул сәбәпле аны элегрәк ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.
Суд приставлары хатын-кызны эзләп тапкан. Җәмәгать судьясы аңа 50 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.
Әгәр хатын-кыз моннан соң да алимент түли башламаса, аны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу очракта аңа кырысрак җәза, шул исәптән ирегеннән мәхрүм итү яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз