news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә җиңүчеләр билгеле

Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә җиңүчеләр билгеле
Фото ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтыннан

Бөгелмәдә тугызынчы тапкыр «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Быелгы чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелде. Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды. Бу хакта Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күркәм гадәт буенча бәйге Коръән уку белән башланды. Аннары Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде. Ул «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивален оештырганы һәм үткәргәне өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиевага, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән барлык катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев сәламләде.

Бу көнне Татар мәдәнияте үзәге залына 200гә якын мөнәҗәт башкаручы җыелды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел катнашучылар Самара өлкәсеннән һәм Башкортстан Республикасыннан, Татарстанның Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Теләче, Югары Ослан, Яңа чишмә, Зәй, Арча районнарыннан килде.

Катнашучыларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләде, аның составында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, җырчы, композитор, халыкара, республикакүләм һәм төбәк бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Римма Кадыйрова, күп санлы фестивальләр лауреаты, югары квалификацияле музыка педагогы Фәния Әхмәтшина бар иде.

Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте. Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар бирелде.

Катнашучыларның конкурска бик җаваплы карауларын, милли костюмнарның күплеген билгеләп үтәргә кирәк. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100