news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясендәге «Хәтер» хәрби дан залында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Чарада Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Иоанн Предтеча Раштуа храмы настоятеле протоиерей Алексей Павлов, «Сафар» мәчете имамы Ринат Коләхмәтов, һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.

Район җитәкчелеге исеменнән Фәнис Мөхәммәтов гаиләләргә якыннарының батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Батырлык ордены белән рядовойлар Финал Кәлимуллин һәм Наил Мөхәммәдиев үлгәннән соң бүләкләнделәр.

«Батырлык өчен» медале белән рядовой Василий Шарапов һәм гвардия рядовое Зариф Хуҗин бүләкләнде. РФ Саклану министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән рядовой Владимир Маркелов бүләкләнде. Бүләкләү турындагы документларга кул куйган вакытта алар хәрби бурычларны үтәгән булган, әмма соңыннан һәлак булганнар.

Тантана азагында катнашучылар Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.

Римма Баратова тәкъдим иткән фотолар

Материал Римма Баратова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot