news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән кешеләрне бүләкләделәр

Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән кешеләрне бүләкләделәр
Фото: https://bugulma-tat.ru

Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән кешеләрне бүләкләделәр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фәнис Мөхәммәтов шәһәр халкына бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм оештырган һәм җыйган өчен «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале белән «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе филиалы директоры һәм директор урынбасары Альберт Кәримов һәм Мария Кәримова, шәхси эшмәкәр Вячеслав Балаев һәм аның энесе Игорь Балаев бүләкләнде.

Балаевлар — «УАЗ» машинасын махсус хәрби операциягә җибәргән Тая әбинең уллары. Ул шулай ук Татарстан Рәисенең еллык юлламасын игълан итүдә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot