Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге барлыкка киләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында Бөгелмәдә «Кайгырту» яңа тернәкләндерү үзәге ачылуы турында хәбәр иттеләр. Бу соңгы 20 елда төзелгән мондый дәрәҗәдәге беренче учреждение булачак. Аны ачу турындагы килешүгә Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
«Кайгырту» тернәкләндерү үзәге элек «Татнефть» ГАҖныкы булган «Лилия» шифаханә-профилакторие базасында урнашачак, ә хәзер Россия Социаль фондына милкенә тапшырылачак. Ул җиһазландырылганнан соң, биредә махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук һөнәри авырулары булган хезмәткәрләргә һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә медицина тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк,
Килешү шулай ук аралашу үзәкләре челтәрен, Социаль иминият системасын үстерүне, социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыруны да кертеп, киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерүне раслый.
Үзәк киләсе ел башында ук эшли башлар, дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз