Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Тантана традиция буенча хәрби комиссариат территориясендәге «Хәтер» хәрби дан залында узды.
Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Дамир Фәттахов, протоиерей Евгений Романов, имам-хатыйб Баязит Раупов, Азәрбайҗан диаспорасы вәкиле Шәрәфәт Мәлик улы Әхәдов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Аношин, Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, Гафиятуллин исемендәге мәктәп-интернат кадетлары катнашты.
Дамир Фәттахов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә рәхмәт белдерде.
«Хезмәт итү һәм Ватанны саклау – һәр ир-атның изге бурычы. Бүген безнең герой-солдатлар, офицерлар һәм иреклеләр – илнең иминлеге һәм тыныч киләчәге өчен хәрби бурычларны батырларча үтиләр. Бөгелмәлеләр лаеклы хезмәт итә, һәм без аларның һәрберсе белән горурланабыз», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен үлгәннән соң рядовой Далер Горичев, рядовой Аркадий Мелентьев һәм рядовой Василий Шәрәпов Батырлык орденнары белән бүләкләнделәр. Югары дәүләт бүләкләре аларның туганнарына тапшырылды.
Шулай ук кече сержант Родион Фадеев гаиләсенә РФ Саклану министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медален тапшырдылар. Бүләк хәрби хезмәткәргә хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелде. Медальне хәрбинең әти-әнисе – Гөлсинә Петровна һәм Евгений Николаевич Фадеевлар алды.
Тантанада катнашучылар һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз