Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә махсус операция катнашучысы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик дәрес үткәрде
Бөгелмәнең 19 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында өлкән һәм урта төркем балалары өчен экология дәресе үткәрелде. Дәресне махсус хәрби операциядә катнашучы Игорь Егоров үткәрде, ул хәзерге вакытта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш Идарәсендә өлкән белгеч булып эшли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Дәреснең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик грамоталылык формалаштыру иде. Игорь Егоров тыңлаучыларга туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул Татарстан флорасы һәм фаунасының кайбер вәкилләрен атады һәм ни өчен әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын сакларга кирәклеген аңлатты. Балалар өчен викториналар һәм табышмаклар әзерләнде, анда һәркем яшь табигать сакчысы ролен үз өстенә ала алды. Алар дәреснең интерактив өлешендә актив катнаштылар.
Игорь Егоров өчен балалар белән бу очрашу алтынчысы булды. 2022 елда ул үз теләге белән фронтка китә, ә кайткач ТР Экология министрлыгына эшкә кайта. Ветеранны эшкә урнаштыру «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы кысаларында уза. Аның остазы – ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин.
Мондый Экология дәресләрен ведомство даими рәвештә үткәрә. Чаралар үсеп килүче буында табигатькә җаваплы һәм сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итәргә тиеш, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз