news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә махсус операция геройлары истәлегенә багышланган бокс турниры була

25 апрельдә Бөгелмәнең «Юность» спорт мәктәбендә махсус хәрби операция геройлары истәлегенә бокс буенча республика турниры башлана. Турнирда 100гә якын боксчы катнашачак.

«Бөгелмәдә бу турнир беренче тапкыр була, ул традицион булыр дип өметләнәм. Махсус хәрби операция геройлары истәлегенә багышланган ярышларны без Татарстанның күп шәһәрләрендә уздырабыз. 2023 елның мартында Казанда үткәрелде. Аннары турнир Лениногорскида һәм Түбән Камада булды. Бу шәһәрләрдә ярышлар традицион булачак.

Бүгенге көндә Татарстан боксының күп кенә шәкертләре, тренерлар һәм спортчылар махсус хәрби операциядә катнаша. Без аларга мөмкин булганча гуманитар ярдәм күрсәтәбез. Кызганыч, һәлак булганнар да бар. Һәм махсус хәрби операция геройлары истәлегенә багышланган турнирлар - аларның сугышчан казанышларын хөрмәт итү һәм искә алу билгесе, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбия бирү элементларының берсе булып тора.

Безнең өчен бүген махсус хәрби операция геройларын үсеп килүче буынның белүе һәм хәтерләве мөһим», - дип белдерде «Татар-информ» журналисты белән сөйләшүдә ТР Бокс федерациясе президенты һәм РФ Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев.

Ярышларның ачылу тантанасы 25 апрельдә 14.00 сәгатьтә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100