news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә укучы бала өстенә түбәдән боз төшкән, аны хастаханәгә китергәннәр

Бүген 10.40 сәгатьтә Бөгелмә районы Үзәк хастаханәсенә 11 яшьлек малайны китерүләре турында билгеле булды.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, Якупов урамындагы офис бинасы түбәсеннән укучы өстенә бозлы кар төшкән.

Вакыйга урынына Бөгелмә прокуроры вазифасын башкаручы Нияз Мисбахов барган.

«Күзәтчелек ведомствосы бина милекчесенең хезмәт күрсәткәндә иминлек тәэмин итү гамәлләренә, шул исәптән бинаның түбәсен кардан һәм бозлы кардан вакытында чистартуына бәя бирәчәк», - дип аңлатты Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot