news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә классик шахмат ярышлары тәмамланды

Бөгелмәдә классик шахмат ярышлары тәмамланды. Ачык квалификация турниры «Юность» спорт мәктәбендә үткәрелде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Җиде тур нәтиҗәләре буенча Евсей Мурин, Данис Осипов, Марк Гыйззәтуллин, Руслан Гайзуллин, Кәрим Шаһиев, Эльмира Шәфигуллина, Есения Степанова, Илья Кадоркин, Роберт Ясавиев, Булат Хөснуллин, Софья Попова һәм Александр Кириллов иң яхшылар булдылар.

Көмешкә Данияр Азигамов, Роман Плеханов, Роман Александров, Кәрим Шәрәфиев, Азат Габидуллин, Мария Ефименко, Сафина Сәитова, Тимур Шәйгарданов, Артем Ларионов, Полина Чурикова, Альмир Королев һәм Радмир Фәтхуллин лаек булдылар.

Призлы урыннарны Илья Шурыгин, Алмаз Асадуллин, Самат Хөснуллин, Марсель Асадуллин, Амаль Мирзоева, Евгения Чурикова, Руслан Вәлиев, Глеб Сатеев, Иван Айдуганов, София Гарипова һәм Даниэль Новиков яулады.

Ярышларның финал этабы Баулыда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot