news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә «Капка төбе» ял кичәсе булды

Бөгелмәдә «Капка төбе» ял кичәсе булды
Фото: http://bugulma-tatarstan.ru/

Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә җомга көн кич белән «Капка төбе» дип аталган ял кичәсе үтте. Кичәне бик кызыклы итеп «Изһар» халык театры артистлары һәм «Бөгелмә сердәшләре» ансамбле солистлары әзерләде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Программа җирле материалларга, уен-көлкегә, җырга-биюгә бик бай итеп төзелгән. Җыелган тамашачы да үзләрен капка төбе катнашучылары итеп тоеп, рәхәтләнеп катнашып утырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot