news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә «Кәккүк чәе» этно-бәйрәме уздырылды

Бөгелмәдә «Кәккүк чәе» этно-бәйрәме уздырылды
Фото: http://bugulma-tat.ru/

Бөгелмәнең Гашек урамындагы җәяүлеләр зонасында күңелле һәм күпмилләтле чара оештырылды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы хәбәр итә.

Китапханә маркетингы бүлеге мөдире Елена Шәрипова сөйләвенчә, традиция буенча, җәй башында хатын-кызлар һәм балалар урманда яисә елга буенда җыелганнар. Алар эскәтерләр җәеп, хуш исле үләннәр белән чәй кайнатканнар, ботка пешергәннәр һәм кәккүкләрне сыйлау йоласын башкарганнар: кошлар сайраган агач тамырларына сөт һәм катык, йомыркалар салганнар, ә агач ботакларына кызыл тасмалар бәйләгәннәр.

Төрле елларда бу бәйрәм Бөгелмәнең төрле мәйданчыкларында: Соколка тавында, мәдәният һәм ял паркында, Ленин мәйданындагы скверда оештырылды. Быел исә чара икенче тапкыр шәһәр үзәгендәге сулыкның күркәм ярында узды.

Я. Гашек урамында халык күп иде: кунаклар милли уеннар уйнадылар, мастер-классларда һәм викториналарда катнаштылар, шулай ук агачларга төрле төстәге тасмалар бәйләп, теләкләр теләделәр. Туймазы районынан килгән иҗат коллективы исә кунаклар өчен башкорт халык җырларын башкарды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot