news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә инвалид ир-ат тәмәкесе белән йоклап киткән һәм өендә янып үлгән

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Бөгелмә шәһәренең Казан урамында фаҗига булды: шәхси йортка ут капкан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә бу хәл турында сөйләделәр.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткән вакытта йортның тәрәзәләреннән инде куе төтен чыккан. Утны сүндергәндә 60 яшьлек ир-ат табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул йортның хуҗасы һәм аның өченче төркем инвалид булуы ачыкланган. Аңсыз хәлдә яткан ир-атны урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырганнар. Табиблар ир-атның үлгән булуын раслый.

 

Фото: © ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте 

Йортта чыккан янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән булырга мөмкин, беренчел мәгълүматлар шуны күрсәтә.

«Вакыйга урынына Бөгелмә шәһәре прокуроры Артем Кривоносов китте. Тикшерү үткәрелә. Аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла», – дип сөйләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100