news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә имамнар Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләште

Бөгелмәдә имамнар Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләште
Фото Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды. Очрашуның төп темасы - якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул шәһәр һәм район имамнарын бәйрәм намазын үткәрү тәртибе белән таныштырды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара барышында имамнарның үз мәхәлләләрендә башкарылган эшләр турында докладлары тыңланды.

Чара ахырында намазны җиңел һәм тиз уку өчен төзелгән кәгазь плакатлар таратылды. Ул плакатлар шәһәр һәм район мәчетләрендә теләгән һәр кешегә бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot