news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләсенә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе тапшырыла

Бөгелмәдә Җиңү волонтерлары — урта махсус уку йортлары студентлары белән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре өчен гуманитар йөкне бушатуда катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Укучылар махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре өчен җыелган тартмаларны бушатырга булышты. Алар 11 тоннадан артык азык-төлек һәм көнкүреш химиясе бушатты.

Хәйрия акцияләрендә катнашып, студент-волонтерлар югары дәрәҗәдә гражданлык җаваплылыгы һәм социаль активлык күрсәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot