news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчете ачылды

Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчете ачылды
https://bugulma-tatarstan.ru/

Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров яңа «Гәуһәр» мәчетендә булды. Төзелеш меценатлар, мәчеткә йөрүчеләр һәм районда яшәүчеләр ярдәме белән төзелде. Бинага берьюлы 250 гә кадәр кеше керә ала.

Төзелешкә 60 млн сумнан артык акча киткән. «ТНГ-Групп» генераль директоры, төп меценат Ян Шәрипов кунакларны шәхсән үзе каршы алды. Бу хакта «Бугульминская газета» хәбәр итә.

Мәчетнең исеме «кыйммәтле таш» дигәнне аңлата. Ул ике катлы, 27 метрдан артык биеклектәге ике манарасы бар . Ул уникаль дизайн, архитектурага һәм сәнгати бизәлешкә традицион һәм инновацион алымнар куллану белән аерылып тора, диелә бу хәбәрдә.

Яңа мәчет төзелеше шәһәр тормышында әһәмиятле вакыйга булды, билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров. «Хәзер иң мөһиме - кешеләрнең рухи сәламәтлеге. Шәһәрнең рухы - безнең гыйбадәт корылмалары ул. Мәчетләргә һәм чиркәүләргә йөрүчеләрнең күбәюе күңелле хәл», - диде ул.

Мәчет территориясендә төзекләндерелгән киңлек Бөгелмәдә яшәүчеләр өчен ял итү урыны булып тора. Парклар зонасында футбол һәм баскетбол кыры, тренажерлар, скейт-мәйданчык һәм балалар уен мәйданчыгы урнашкан. Шулай ук җәяүлеләр һәм велосипед юллары салынган, алар мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы белән тоташтырган.

«Шәһәрдә күп нәрсә сезнең фамилиягез белән бәйле. Мәчет бик матур килеп чыкты», - диде Әсгать Сәфәров, төп меценатка мөрәҗәгать итеп, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100