Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Гаилә иҗаты фестивале узды
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә талантларга бай» район гаилә иҗаты фестивале Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында икенче ел рәттән уза. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.
Паркның үзәк мәйданчыгында район осталарыннан декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре һәм иҗади мастер-класслар оештырылды.
Фестивальне Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов ачып җибәрде. Ул бөгелмәлеләрне җылы сәламләде һәм гаилә бәйрәме белән котлады.
Концерт программасында район клублар системасы үзешчәннәре һәм коллективларыннан мәхәббәт, өй һәм Туган ил турында җырлар яңгырады, бергә яшәүләренең 35 һәм 53 еллыгын билгеләп үткән гаилә юбилярларын котладылар.
Моннан тыш, клублар системасы үзешчәннәрен, туганнары махсус хәрби операция бурычларын үтәгән иҗади кешеләрне, шулай ук көрәшчеләргә ярдәм иткән активистларны бүләкләү тантанасы булды. Үзәкләштерелгән район клублар системасы директоры Ирина Ибәтуллина активистларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, иҗади хезмәттәшлек һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде.
Гаилә кичәсе ачык һавада «Моя ужасная сестра-2» нәфис фильмын күрсәтү белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз