news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә эшче йөк төягеч астында калып һәлак булган, прокуратура тикшерү башлаган

Бөгелмәдә төзелеш компаниясендә эшләүче 19 яшьлек хезмәткәр йөк төягеч астында калып һәлак булган.

ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егет транспорт чарасы кабинасыннан егылып төшкән һәм тәгәрмәч астында калган. Фаҗига 16.00 сәгатьтә Нефтьчеләр урамында урнашкан «Стройбарс» компаниясе территориясендә булган.

Фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен урынга Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Салават Гарипов килгән. Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot